«Гарри Поттер дөньясына сәяхәт»: әдәби уен (6+)
20
Июль 2022
Чәршәмбе
20 июль көнне «Я сам» талант үстерү үзәге балалары Үзәк балалар китапханәсенә килде һәм «Гарри Поттер дөньясына сәяхәт» әдәби уенында катнашты. Могҗизалар тулы тылсымлы дөнья буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылып, балалар яшь тылсымчы Гарри Поттер турында китаплар сериясен язган Джоанна Роулинг биографиясе белән танышты. Малайлар һәм кызлар трансфигурация дәресендә булды, анда суның могҗизалы рәвештә теш пастасы фонтанына әйләнүен күрделәр. |